24 март көнне авыл китапханәсен дә ураза тотучыларга ифтар ашы әзерләнде
24 март көнне авыл китапханәсен дә ураза тотучыларга ифтар ашы әзерләнде. Рамазан аенда ифтар ашы уздыру күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш ,савап эш, шулай ук, мондый мәҗлесләр халыкны бергә җыя, дуслыкны арттыра. Авылдашларны җыеп, ифтар уздыру бик саваплы гамәл «Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр, ә ураза тотучы кешенеке моннан бер генә дә кимемәс» дигән хәдис тә бар. Ифтар ашы башлаганчы матур итеп Коръән сүрәлары укылды, вәгазьләр дә сөйләнде. Шушы изге бәйрәмне ойыштырган авылдашларга, ярдәм итеп йөрүчеләргә зур рәхмәт! Ходай ризалыгы өчен үткәргән ифтарлар кабул булсын.